Акматова Динара Абдулабәк кызы

Татарстан Республикасының атказанган артисты

«Тантана» театраль премиясе дипломанты 2016 ел

«Тантана» театраль премиясе лауреаты 2022 ел

1984  елның 16 нчы октябрендә Сарман районы Шәрлеәрәмә авылында туган.

Белеме: 2001-2004 нче елларда Алабуга мәдәният училещесында, 2006-2012 нче елларда Казан дәуләт мәдәният институтында укый.

Рольләре:

“Остазбикә” Г.Исхакый — Сәгыйдә

“Сөннәтче бабай” Г.Исхакый — Гөлйөзем

“Мөһаҗирләр” М.Галәү — Хатирә

“Мулла” Т.Миңнуллин — Налимә

“Күзләреннән үбеп” Р.Харис – Кадрия

“Абзыйның төше” Ф.М. Достоевский — Зинаида Афанасьевна

“Каракүз” К.Тинчурин — Каракүз

 “Яшенле яңгыр” А.Н.Островский — Глаша

«Ревизор» Н.Гоголь — Февронья Петровна Пошлепкина, слесарь хатыны

“Сүнгән йолдызлар”  К.Тинчурин — Фатима

“Щелкунчик” Э.Т.А.Гофман — Королева

“Кыз урлау” М.Кәрим — Ямлегөл

“Җәмилә” Ч.Айтматов — Җәмилә роле

«Казан сөлгесе» К.Тинчурин — Кыз

«Ташлап китмә» Аманулла — Нәргизә

«Сөясеңме, сөймисеңме?» Ф.Бүләков — Фатыйма

«Онытмаска иде үткәнне» И.Закиров — Яшь ана

«Хәтәр мәҗлес» А.С.Пушкин — Лаура

«Ирек һәм читлек» И.Закиров — Ана

«Хаталы хат» З.Хаким — Дамирә

“Шулай булды шул” Т.Миңнуллин — Фәгилә