Ильяс Закиров «ОНЫТМАСКА ИДЕ ҮТКӘННЕ» әдәби драматик хатирә 12+

Ильяс Закиров «Онытмаска иде үткәнне»
(«Помнить или забыть») 12+
әдәби драматик хатирә

 

Режиссер, рәссам – Ильяс Закиров, «Тантана» театраль премиясе лауреаты»
Костюмнар буенча рәссам – Гөлнур Арсланова
Композитор – Юрий Чаплин
Хореограф – Артем Емельянов
Ут кую буенча рәссам – Денис Иванов, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Катнашалар:
Кыз – Миләүшә Шәяхмәтова
Хәтер – Азат Җиһаншин
Әби – Венера Нигъмәтуллина, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты, “Тантана” театраль премиясе лауреаты
Бабай – Фоат Зарипов, Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премиясе лауреаты
Яшь анна – Динара Акматова, “Тантана” театраль премиясе дипломанты
Ана – Рәзилә Муллина, Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премиясе лауреаты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты
Немец — Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты                                                                            Солдат кыз — Илсинә Миннемуллина
Ветеран – Әхнәф Исрафилов, Татарстанның атказанган артисты
Сатлыкҗан – Ильмир Кашапов
Солдатлар – Илдар Халиков, Нәфис Гайфуллин, Илназ Хисмәтуллин

 

Еллар узган саен сугыш афәте турында истәлекләр ерагая бара. Бөек Ватан сугышы беткәнгә 76 ел. Бүгенге яшь буынга әлеге еллар ачысын җиткерү бурычы – безнең өстә. Герой – шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре, документаль истәлекләр белән үрелеп барган шигъри – музыкаль композициядә яшь кыз Миләүшәгә Хәтер сугыш вакытындагы берсеннән –берсе гыйбрәтле язмышлар хакында сөйли…