Зөлфәт Хәким «Хаталы хат» мелодрама 12+

Зөлфәт Хәким

«Хаталы хат»

мелодрама 12+

Режиссер – Булат Бәдриев, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты
Композитор – Зөлфәт Хәким , Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Д.Сираҗиев  исемендәге премия лауреаты
Рәссам – Булат Ибраһимов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Хореограф – Роза Биктаһирова, Татарстанның атказанган укытучысы
Ут кую буенча рәссам – Денис Иванов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты
Аранжировщик — Рүзил Миннеханов

КАТНАШАЛАР:

Алсу —  Миләүшә Шәяхмәтова

Азат —  Илмир Кашапов

Илфат —  Ринат Бәдретдинов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты

Дамирә —  Гүзәл Хамматуллина

Динара Акматова, Татарстанның атказанган артисты

Наилә —  Раушания Галиуллина, Татарстанның атказанган артисты

Җәвит —  Рифат Хафизов

Руслан Әхмәтҗанов

Озак еллар элек хисләр ташыган мәлдә язылган, ләкин соңгы минутта кире уйлап җибәрелмәгән хат табылып гадәти тормышны айкап ташлый. Беренче мәхәббәтнең сихри мизгелләре,егерме көнгә сузылган чиксез бәхет дәрьясы һәм ниндидер мәгънәсез аңлашылмаучылык аркасында озак елларга сузылган аерылышу. Әйе, шактый вакыт узган, үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел..кебек… Тик хат бит табылган, кемгә икәне тәгаен билгеле. Хатны нәкъ кешесенә илтеп тапшыручысы да бар. Бәлкем, онытылып барган мәхәббәт тарихына очкын кабыныр? Бер мәхәббәт тарихы яңарыр…