Хезмәтне билгеләү

ТЕАТРДА ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮНЕҢ СЫЙФАТЫН БИЛГЕЛӘҮ БУЕНЧА СОРАШТЫРУ!

Кадерле тамашачыларыбыз, театрның эшчәнлеген һәм театрдагы хезмәт күрсәтүнең сыйфатын билгеләү максатыннан сезнең өчен  сораштыру уздырырга булдык.
Сораштыруга битараф калмассыз дип уйлыйбыз!

Фикерләрегезне  тексттан соң, комментарийларда калдыру сорала. Алдан җавапларыгыз өчен рәхмәт!

  1. Булачак спектакльләр һәм чаралар турында мәгълүмат булу: 0 дан 10 баллга кадәр
  2. Театрдагы уңайлыкларның дәрәҗәсе (утыргычлар, гардероб, бинаның чисталыгы) : 0 дан 10 баллга кадәр
  3. Театрда өстәмә хезмәт күрсәтү (җәмәгать туклану урыны, интерактив уеннар, театральләштерелгән чаралар): 0 дан 10 баллга кадәр
  4. Театрга транспорт белән һәм җәяү килү мөмкинлеге: 0 дан 10 баллга кадәр
  5. Театрның тамашачыларга тәкъдим итә торган электрон сервислардан куллану уңайлыгы (шул исәптән мобиль элемтә чаралары белән дә): 0 дан 10 баллга кадәр
  6. Театрдагы полиграфик материалларның сыйфаты һәм эчтәлеге (программа, буклет, флаер):  0 дан 10 баллга кадәр
  7. Театрның эшләү графигы уңайлыгы: 0 дан 10 баллга кадәр
  8. Билетлар сатып алу (бронь калдыру) уңайлыгы : 0 дан 10 баллга кадәр
  9. Театр хезмәткәрләренең итәгатьле, компетентлы, ихтирамлы булуы: 0 дан 10 баллга кадәр
  10. Сезнең тәкъдимнәр.

Шулай ук мәдәният оешмасы тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында бәяләмәне сылтама буенча куярга мөмкин

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *