Кәрим Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” драма 12+

Кәрим Тинчурин

“Сүнгән йолдызлар”

драма 12+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе

Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе

Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе

Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты

Репетитор-балетмейстер  Гөлфәния Шәймәрданова

 

Рольләрне башкаралар:

Сәрвәр – Алия Халикова

Сөмбел Шәмсетдинова

Исмәгыйль – Илдар Халиков

Раушан Зиннуров

Надир мәхдүм – Ильяс Закиров

Гөлнур – Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Фәрхи —   Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге, Дамир Сираҗиев исемендәге  премияләр  лауреаты

Фатыйма – Динара Акматова, ТРның атказанган артисты

Диләрә Зиннурова (Кәримуллина)

Авыл егетләре:

Шакирҗан – Нәфис Гайфуллин

Сирай – Ильмир Кашапов

Исхак – Рифат Хафизов

Гайфулла – Илназ Хисмәтуллин

Садри, Герман солдаты, Газраил,Телсез кеше – Рөстәм Зиннуров

Абдулла – Раушан Зиннуров

Илдар Халиков

Авыл кызлары:

Беренче кыз – Зилия Закирова

Икенче кыз – Зөлфирә Гәрәева

Индира Фатхуллина (Гайфуллина)

Өченче кыз – Рания Җиһаншина

Дүртенче кыз – Диләрә Зиннурова (Кәримуллина)

Саттар –Хафиз Хамматуллин, ТРның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Герман солдаты, малай – Язилә Ильясова

Фәрештәләр – Чулпан Бәдретдинова, ТРның атказанган артисты

Эльвира Хәйретдинова, ТРның атказанган артисты

 

1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора.

Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.