А.С.Пушкин «ХӘТӘР МӘҖЛЕС» (А.С.Пушкинның «Кечкенә трагедияләр» әсәре буенча) драма 12+

А.С.Пушкин

«ХӘТӘР МӘҖЛЕС»

(А.С.Пушкинның «Кечкенә трагедияләр» әсәре буенча)

драма 12+

 

Режиссер — Тимур Шарафутдинов

Рәссам — Юлия Ветрова

Пластика буенча режиссер — Анна Демидова

Ут кую буенча рәссам  — Максим Бирюков

Композитор — Дмитрий Ефимов

Видеорәссам — Андрей Горлачев

 

Катнашалар:

Рәис — Рөстәм Зиннуров, XVI Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты

Мэри — Рания Хәлимова (Җиһаншина)

Луиза — Илсинә Миннемуллина

Егет, Карт — Нурлан Шәехов

Дон Гуан — Ринат Бәдретдинов, Д.Сиразиев ис. театраль премия лауреаты

Лепорелло, Иван — Руслан Әхмәтҗанов

Лаура — Динара Акматова, «Тантана» театраль премиясе дипломанты

Дон Карлос, Герцог — Илмир Кашапов

Донья Анна — Индира Фатхуллина (Гайфуллина)

Альбер — Азат Җиһаншин

Соломон — Рифат Хафизов

Барон — Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Моцарт — Диләрә Каримуллина

Сальери — Гүзәл Хамматуллина

Руханилар:

Венера Нигъмәтуллина — Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты, «Тантана» театраль премиясе лауреаты

Рәзилә Муллина — Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге һәм Д.Сираҗиев исемендәге театраль премияләр лауреаты

Фоат Зарипов — Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге  театраль премия лауреаты

Әхнәф Исрафилов — Татарстанның атказанган артисты

Раушания Галиуллина — Татарстанның атказанган артисты

Чулпан Бәдретдинова — Татарстанның атказанган артисты

Эльвира Хәйретдинова — Татарстанның атказанган артисты

Санитарлар:

Илназ Хисмәтуллин

Нәфис Гайфуллин

Зөлфирә Гәрәева

Илдар Халиков

Адилә Манасыпова

Миләүшә Шәяхмәтова

 

1830 елда А.С.Пушкин дүрт пьесадан торган цикл яза, ул аны «Кечкенә трагедияләр» дип атый. Шагыйрь Болдинода сөргенлектә, тирә-юньдә холера котыра – нигә әле нәкъ менә 2022 елда бу текстларга әйләнеп кайтмаска?

Сәнгать әсәрләре рәссамның җанын дулкынландырган сораулардан туа. Гадәти дөнья кинәт үзгәрә башлагач, ирексездән, минем иҗатым кемгә дә булса кирәк микән, дип уйлана башлыйсың. Кечкенә генә вирус аркасында миллионлаган тормышның асты өскә килгән вакытта нәрсә ул театр, музыка, поэзия дигән сорау туа. Ахырзаман инде килеп җитте, әмма син исән, син яшисең һәм бу «Чир вакытындагы хәтәр мәҗлес”.

Менә “Моцарт һәм Сальери”да талант белән тырышлык бәрелеште. Ә «Комсыз рыцарь»да  кем куркынычрак – комсызмы яки акча туздыручымы? Тормышта үзеңне кырыс кысаларда тотаргамы, яки  Дон Жуан кебек үк үзең янып, башкаларны да яндырып яшәргәме?

Җавап табу өчен иң  баштан сорау куярга кирәк. Ахырзаман галәмәтләре синең эчке халәтеңне дә  биләп алган. Күңелеңдә бәргәләнү, ярсу көрәш бара, ләкин бу эчке көрәшнең мәгънәсе бармы? Спектакль без яшәгән заманны, һәр кеше һәм һәр рәссам үзенә сораулар бирә торган чорны тасвирлый.