Чыңгыз Айтматов “ҖӘМИЛӘ” мелодрама 12+

Чыңгыз Айтматов

“ҖӘМИЛӘ” 12+

мелодрама 2 пәрдәдә

 

Режиссер – Тимур Кулов

Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева

 

Катнашалар:

Рәссам – Рөстәм Зиннуров,XVI Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты

Сәет – Инсаф Әлмөхәммәтов

Сәетнең анасы (Җәмиләнең кайнанасы) – Эльвира Хәйретдинова  Татарстанның атказанган артисты

Садыйк – Илдар Халиков

Җәмилә (Садыйкның хатыны) – Динара Акматова, “Тантана” театраль премиясе дипломанты

Данияр – Руслан Әхмәтҗанов

Уразмәт (колхоз бригадиры),

Икмәк кабул итүче   – Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Усман (Садыйкның дусты) – Илнур Мәҗитов

Солдат – Владислав Поджидаев

Халык – Индира  Фатхуллина (Гайфуллина )

Диләрә Кәримуллина

 

Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.