Флорид Бүләков “СӨЯСЕҢМЕ, СӨЙМИСЕҢМЕ…” трагикомедия 12+

Флорид Бүләков

“Сөясеңме, сөймисеңме…” 12+

трагикомедия 2 пәрдәдә

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер – Илсур Казакбаев

Рәссам – Альберт Нестеров, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты,  Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Композитор – Илшат Яхин, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Хореограф – Ольга Даукаева

Ут кую буенча рәссам – Денис Иванов, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

 

Катнашалар:

Карт – Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия    лауреаты

Карчык – Рәзилә Муллина, Татарстанның халык артисткасы, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премиясе лауреаты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Абдулла – Илдар Халиков

Фатыйма – Динара Акматова, “Тантана” театраль премиясе дипломанты

Кәҗә – Рөстәм Зиннуров, XVI Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты

Чебеш – Диләрә Кәримуллина

 

Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар.Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән якты мизгелләр һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.

«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, — ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәтта, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәтен тапкан кешеләр бәхетле»