Э.Т.А.Гофман «Щелкунчик» әкият 6+

«Щелкунчик»

Э.Т.А.Гофман

әкият 6+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссёр – Евгения Богинская

Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты

Рәссам – Илшат Вильданов

 

Катнашалар:

Маша — Алия Халикова

Щелкунчик — Раушан Зиннуров

Дросселмейер, Мышильда, Тычканнар короле — Рөстәм Зиннуров

Кукла Клерхен — Диләрә Зиннурова

Ротмистр Кот Мур — Илнур Мазитов

Тартмадагы кошчык — Индира Гайфуллина

Тәрәзәдән карап торучы Зөбәрҗәт кеше — Инсаф Альмухаметов

Король — Руслан Әхмәтҗанов

Королева — Динара Акматова, ТРның атказанган артисты

 

Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. «Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.