Ильяс Закиров «ИРЕК ҺӘМ ЧИТЛЕК» утопия 12+

Режиссер — Ильяс Закиров
Сценограф — Ильяс Закиров
Костюмнар буенча рәссам — Гөлнур Арсланова
Музыкаль бизәлеш — Ильяс Закиров
Хореограф — Артем Емельянов
Ут буенча рәссам — Денис Иванов, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Катнашалар:

Егет — Нурлан Шәехов

Кыз — Адилә Манасыпова

Ана — Динара Акматова, «Тантана» театраль премиясе дипломанты

Рания Җиһаншина

Ата — Илдар Халиков

Табиб —  Руслан Әхмәтҗанов

 

Без фән һәм техниканың алга киткән вакытында, инновацияләр чорында  яшибез. Хәзерге гадәти  тормышны төрле электрон җайланмалардан башка күз алдына да китереп булмый. Әлеге гаджетлар көндәлек эшләрне җиңел һәм кызыклы итә кебек.
Медаль һәрчак ике яклы була: бер яктан, нанотехнологияләр безнең яшәү рәвешен җайласа, икенче яктан, …  гаджетларның безгә йогынтысы хакында уйланганыгыз бармы? Ни дәрәҗәдә аларга бәйле соң без? Тарихи яктан бик аз вакыт эчендә нинди зур үзгәрешләргә дучар булдык?
Ирекме ул яки бәйлелекме?
Яхшы  йогынтымы яки начармы?
Барысы да үзебездән тора һәм бары тик без генә гаджетлар корбаны булу –булмауны , аларның үсешкә илтәме, яки деградациягәме икәнен хәл итә алабыз. Сайлау мөмкинлеге – ирекле!