«Өйләнү» Н.В.Гоголь әсәре буенча
А.Шакиров инсценировкасы
комедия 12+
Инсценировка авторы — Альберт Шакиров
Режиссер — Марсель Махмутов
Рәссам — Сәлимә Аскарова
Композитор — Зөлфәт Валиуллин
Пластика буенча режиссер — Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты
Ут кую буенча рәссам — Владислав Иванов
Катнашалар:
Агафья Тихоновна — Диләрә Зиннурова
Арина Пантелеймоновна — Динара Акматова, ТРның атказанган артисты
Фекла Ивановна — Илсинә Миннемуллина
Подколесин — Рөстәм Зиннуров
Кочкарев — Илмир Кашапов
Яичница — Нәфис Гайфуллин
Анучкин — Азат Җиһаншин
Жевакин — Илназ Хисмәтуллин
Дуняшка, Кочкаревның хатыны — Адилә Пономарева
Степан — Рөстәм Авзалов
Өйләнү — түгел сөйләнү! Һәрбер чорда, һәрбер кеше өчен иң мөһим адымнарның берсе ул гаилә кору, үз тиңеңне табу. Бу адымның ничек, нинди шартларда ясалганыннан чыгып, җәмгыятьтәге тәртипләр, аның сәламәтлеге турында фикер йөртеп була. Н.В.Гогольнең классик әсәре 19 гасыр яшәешенең искергән гадәтләрен күпертеп күрсәтеп, төп геройларны көлкеле, абсурд вазгятькә үк илтеп җиткерә, ул чор тәртипләрен әсәр аша хөкем итә. Игътибар үзәгендә булган Подколесин, гомумән, кирәккә генә йөргән ихтыярсыз бер кеше булып та күренә башлый. Ләкин әсәргә бүгенге күзлектән карасак, классик фаш иткән тәртипләрең әле дә үз көчендә булуы, персонажларның кемнәрнедер хәтерләтүе шаккаттыра. Бу шартларда баштарак булдыксыз һәм сәер булып тоелган Подколесин да бердәнбер аңлы кеше булып кала түгелме соң?