Муллина Рәзилә Мирхәт кызы

Татарстан Республикасының  халык артисты

«Татарстанның атказанган артисты» 1993 ел

«Д.Сираҗиев премиясе лауреаты» 2009 ел

С.Өметбаев премиясе лауреаты 2011 ел

«Татарстанның халык артисты» 2011 ел

1956 елның 7 нче сентябрендә Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылында дөньяга килә. 1976 нчы елда Алабуга мәдәният – агарту училищесын тәмамлый.

Беренче рольләре: “Язмышлар хәл ителгәндә” Р. Хәмид -Ирада

“Соңгы төн” И. Юзеев –Таң кызы

“Өйләнү” Н.В.Гоголь — Агафия Тихоновна

“Зәңгәр шәл” К. Тинчурин-Мәйсәрә

“Өч аршин җир” А. Гыйләҗев -Шәмсегаян

“Башмагым” Х. Ибраһимов — Сәрвәр

“Филумена Мартурано” («Гаугалы никах») Э.Де Филиппо — Филумена Мартурано.

Соңгы елларда уйналган рольләре: “Яшенле яңгыр” А. Островский-Марфа Игьнатовна Кабанова

“Сүнгән йолдызлар” К. Тинчурин – Фәрхи

“Кайнана » М. Шамхалов- Җәннәт

“Кыз урлау” М. Кәрим – Камилә

“Макбет” У.Шекспир — Убырлы

“Солдат хатыны” Н. Анкилов — Прасковья Маслова

“Казн сөлгесе” К. Тинчурин — Шәмси әби

«Ташлап китмә» Аманулла -Зәйтүнә

«Сөясеңме,сөймисеңме?» Ф.Бүләков-Карчык

«Онытмаска иде үткәнне..» И.Закиров — Ана