Мәҗит Шамхалов “КАЙНАНА” музыкаль комедия 12+

Мәҗит Шамхалов

“Кайнана”

музыкаль комедия 12+

 

Режиссер —  Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты

Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов,ТРның атказанган агрономы

 

Катнашалар:

Җәннәт – Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты, Д.Сираҗиев  һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр  лауреаты

Зарифа – Индира (Фатхуллина )Гайфуллина

Аяз – Илназ Хисмәтуллин

Сәгыйдә – Диләрә Кәримуллина

Илдар – Нәфис Гайфуллин

Хатирә – Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисты, “Тантана”  театраль премиясе лауреаты,С.Өметбаев   исемендәге премия лауреаты

 

Сюжеты бик гади булган әлеге әсәр тормышчанлыгы,  халыкчанлыгы белән теләсә кайсы чор өчен актуаль. Җәннәт исемле кайнанага килене Сәгыйдә ошамый. Җәберләүләргә түзә  алмыйча, хатын өйдән китә. Гаилә дуслары Илдар  усал кайнана янына артистка Зарифаны  Афәт дигән яңа килен итеп китертеп, кайнананы акылга утыртырга, үзенең килене Сәгыйдәне сагынып,саргаеп яңадан алып кайтырга ярдәм итә. Яшь гаилә башлыгы, Җәннәтнең улы Аяз  каршылыкларны җиңеп чыгып, Сәгыйдәне әнисе белән дуслаштыра. Күрше апа Хатирә  әлеге гаиләнең томыш итү нечкәлекләренең һәммәсеннән  хәбәрдар. Мондый хәлләр гасырдан гасырга кабатлана, үткәндә дә бүгенге көндә дә мисаллар җитәрлек.