Николай Анкилов “СОЛДАТ ХАТЫНЫ” драма 12+

Николай Анкилов

“Солдат хатыны” 12+

Драма 2 пәрдәдә

 

Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты

Рәссам – Сергей Рябинин

Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты

 

Катнашалар:

Марийка – Илсинә Миннемуллина

Клавдия – Рания  Җиһаншина

Андрей Ворохов – Нәфис Гайфуллин

Полинка – Гүзәл Хамматуллина

Степанида Панкратова – Чулпан Бәдретдинова, ТРның атказанган артисткасы

Прасковья Маслова – Рәзилә Муллина, ТРның халык артисткасы, Д.Сираҗиев  исемендәге республика премиясе лауреаты, С.Өметбаев

исемендәге премия лауреаты

Григорий Плетнев – Ринат Бәдретдинов, Д.Сираҗиев  исемендәге республика премиясе лауреаты

Савелий карт – Әхнәф Исрафилов, ТРның атказанган артисты

Прыщев – Илдар Халиков

Пелагея – Раушания Галиуллина, ТРның атказанган артисткасы

Зинаида – Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисткасы, “Тантана” театраль премиясе лауреаты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

 

Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре —  һәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.