Заһир Бигиев «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» детектив 16+

Заһир Бигиев

«Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә»

детектив 16+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер һәм  инсценировка авторы —  Ренат Әюпов, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты

Рәссам – Булат Гыйльванов, Татарстан Республикасының Б. Урманче һәм М. Җәлил исемендәге премияләре лауреаты

Пластика буенча режиссер – Марат Казыйханов

Композитор – Йосыф Бикчәнтәев

Видеограф – Максим Кунин

Ут куючы рәссамДенис Иванов, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Катнашалар:

Хәдичә — Зөлфирә Гәрәева

Әдилә Манасыпова

Муса — Илмир Кашапов

Габденнасыйр — Илдар Халиков

Зөләйха — Илсинә Миннемуллина

Шубин (шымчы) — Азат Җиһаншин

Әхмәди бай — Нәфис Гайфуллин

Андреев (адвокат) — Илназ Хисмәтуллин

Габдуллин (кунакханә җуҗасы) — Хафиз Хамматуллин, Татарстан Республикасының халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Нигъмәтулла — Фоат Зарипов, Татарстан Республикасының халык, Башкортостан Республикасының атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты

Әхнәф Исрафилов, Татарстан Республикасының атказанган артисты

Сөләйман морза — Рифат Хафизов

Гайшә (Зөләйханың әнисе) — Рәзилә Муллина, Татарстан Республикасының халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премиясе, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Венера Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасының халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты, «Тантана» театраль премия лауреаты

Горничная — Гүзәл Хамматуллина

Эльвира Хәйретдинова, Татарстан Республикасының атказанган артисты

Швейцар — Нурлан Шәехов

Полицейский — Индира Гайфуллина

Руслан Әхмәтҗанов

Хәдичәнең әнисе — Чулпан Бәдретдинова, Татарстан Республикасының атказанган артисты

Раушания Галиуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты

Официант — Рөстәм Авзалов

Нурлан Шәехов

Асрау кыз — Диләрә Каримуллина

Гәҗитчеләр — Нурлан Шәехов, Рөстәм Авзалов, Диләрә Каримуллина, , Азат Җиһаншин, Гүзәл Хамматуллина, Әдилә Манасыпова,  Рөстәм Зиннуров, Миләүшә Шәяхмәтова

Кунакханәдә яшь сылу кыз Зөләйханең үле гәүдәсе табыла, тикшерү башлана. Шик Казанның яшь бае Муса Салиховка төшә. Муса Петербург университетын тәмамлый, әмма әтисе вафатыннан соң гаилә эшен дәвам итәргә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Петербургта укыган чорда ул әтисе белән Кырымнан килгән чибәр һәм укымышлы кыз Зөләйха белән очраша. Яшьләр бер- берсен ошата, алар арасында чын мәхәббәт уты кабына. Ләкин Мусаның өйләнешү турындагы тәкъдимен Зөләйханың әтисе кире кага. Бу вакыйгалардан соң бер ел уза. Сөйгәнен сагынуга түзә алмаган Зөләйха әнисенә әйтеп тормыйча,  Мусаны эзләп Казанга килә. Әмма бу минутка Мусаның ниятләре инде үзгәргән була. Казаннның иң бай кешеләреннән берсе кызы Хәдичәгә бирнә итеп йөз мең көмеш бирә. Кыз ярәшелгән, бер атнадан Мусаның никахы. Кунакханәдә очрашу вакытында ул бу турыда Зөләйхага әйтә һәм кызның әнисе янына Кырымга кайтыр өчен  акча тәкъдим итә. Дөнья ямен югалткан Зөләйха чарасызлыктан  үз-үзен атып үтерә. Мусаны алда зур сынаулар көтә.Чөнки Хәдичәнең бирнәсе аның  дусты  Габденнасыйрны да җәлеп итә.  Үз мәнфәгатьләрен кайгыртып ул Зөләйханың үлем алдыннан язган хатын яшерә һәм тикшерү эшләрен ялган юлга кертеп җибәрә .Шулай итеп, Муса төрмәгә эләгә. Ләкин ,нәтиҗәдә ,дөреслек таш ярып чыга – Зөләйханың үлем алдыннан әнисенә язган хаты табылып Муса иреккә чыгарыла, алар Хәдичә белән өйләнешләр.