Уильям Шекспир «МАКБЕТ» трагедия 12+

Уильям Шекспир

«Макбет» 12+

трагедия 2 пәрдәдә

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер – Сергей Потапов, Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты

Рәссам–сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова

Хореография һәм пластика буенча режисссер  — Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең  “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты

 

Катнашалар:

Макбет -Шотландия короленең туганы,гаскәр башлыгы – Владислав Поджидаев

Леди Макбет-аның хатыны – Диләрә Кәримуллина

Дункан – Шотландия короле – Әхнәф Исрафилов, Татарстанның атказанган артисты

Малькольм- аның улы – Инсаф Әлмөхәммәтов

Банко – Дунканның гаскәр башлыгы – Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Беренче убырлы карчык – Рәзилә Мулина, Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты,С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Икенче убырлы карчык- Венера Нигъмәтуллина Татарстанның халык артисты,“Тантана” театраль  премияе лауреаты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Өченче убырлы карчык, Леди Макдуф  – Чулпан Бәдретдинова Татарстанның атказанган артитскасы

Макдуф – Илдар Халиков

Ленокс – Рөстәм Зиннуров, XVI Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты

Росс – Илсинә Миннемуллина

Сивард – Нортемберленд графы, инглиз гаскәре башлыгы- Әхнәф Исрафилов, Татарстанның атказанган артисты

Кече Сивард – аның улы — Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Беренче үтерүче –Индира  Фатхуллина (Гайфуллина)

Икенче үтерүче – Илсинә Миннемуллина

Сейтон – Макбетның  корал йөртүчесе, Сержант, Капка каравылчысы – Руслан Әхмәтҗанов

Макдуфның кечкенә улы- Рөстәм Зиннуров , XVI Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты

Корольләрнең өрәкләре , балалар – театр артистлары

 

Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла.

Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз…