Хәйретдинова Эльвира Мулланур кызы

1975 нче елның 21 сентябрендә Киров өлкәсе Вятские Поляны районы Сосмак авылында  туган.1995 нче елны Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый.

Театрда уйнаган беренче рольләре: Ф. Яруллин «Мәхәббәт яңгыры»-Салисә

«Ялгышлар һәм язмышлар» Г. Зәйнәшева-Айзирәк

«Исәнмесез» Т. Миңнуллин- Күрше хатын

«Яратылыш» М.Гыйләҗев -Ләйсән

Соңгы елларда : «Абзыйның төше» Ф.М. Достоевский -Наталья Дмитриевна

«Яшенле яңгыр» А. Островский -Мосафир

«Салкын Кын» М. Башкиров -Дая

«Кыз урлау» М. Кәрим -Туктабикә

«Җәмилә»Ч. Айтматов- Ана

«Казан сөлгесе» К. Тинчурин — Кыз

«Син кайда идең» А.Әхмәтгалиева — Сәрия