Иванов Денис Владимир улы

 

Ут кую буенча рәссам

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

1980 елның 24 августында Минзәлә шәһәрендә туган

1999 елда Казан театр училищесының светотехника һәм режиссура бүлеген тәмамлаганнан соң, Иванов Денис Владимирович Минзәлә театрына радио-электроцех мөдире вазыйфасына чакырыла һәм хәзерге вакытта ут буенча рәссам вазыйфасында эшли. Казан мәдәният һәм сәнгать университетының менеджмент һәм туризм икътисады факультетында театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы белгечлеге ала.

Ут буенча рәссам буларак Б.Сәлаховның «Яр», М. Гыйләҗевның «Яратылыш», Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай», Г.Исхакыйның «Остазбикә», М. Галәүнең «Мөһаҗирләр», Т. Миңнуллинның «Мулла» спектакльләрен бизәгән.

Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Остазбикә» спектакльләре М. Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды. Д.В. Иванов әлеге спектакльләрнең уңышына зур өлеш кертте.

Режиссерлар аңа спектакльләрдә зур булмаган рольләрен бик теләп ышанып тапшыралар: М.Гыйләҗевның «Яралыш» та Андрей, Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» да Мөэзин,  һәм башкалар.