Юныс Әминов «Гөлҗәннәтнең җәннәте» мелодрама 12+

Юныс Әминов

«Гөлҗәннәтнең җәннәте»

 мелодрама 12+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер — Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссам — Булат Ибраһимов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Композитор — Гөлназ Закирова

Хореограф — Чулпан Аскарова, БРның атказанган артисты

Ут кую буенча рәссам — Илшат Саяхов

 

Катнашалар:

Лотфулла — Ринат Бадретдинов, Д.Сиразиев ис. премия лауреаты

Лотфулланың яшь чагы — Рөстәм Зиннуров

Гөлҗәннәт — Илсинә Миннемуллина

Гөлҗәннәтнең яшь чагы — Миләүшә Шәяхмәтова

Мәхмүдә — Эльвира Хәйретдинова, Татарстанның атказанган артисты

Венера Нигъмәтуллина, Татарстанның халык артисты

Хәбир — Илмир Кашапов

Сара — Әдилә Манасыпова

Гәйсә — Нәфис Гайфуллин

Мөслимә — Зәлфирә Гәрәева

 

Авыл халкы көнне төнгә ялгап эшләгәндә, бригадир Лотфулла хатыны Гөлҗәннәтнең “күңеле китапка, китабы диванга, диваны йокыга тарта”. Кәгазьдә китапханәче булып исәпләнсә дә үз вазифаларын башкармаган иркә хатынга сүз әйтеп булмый, чөнки ул – бригадир хатыны! Яшьли сөйгән яры Хәбирне Армиягә озатып та аны көтмәгән, мәхәббәтен байлыкка алыштырган гүзәл ханымның бүгенге көндә баласы да, җәннәт булырга тиешле йортының җылысы да юк. Ун елдан соң Хәбир кайтып төшкәч хисләрен яңартырга тырышуы Гөлҗәннәткә бәхет китерерме?