«БЕЛОСНЕЖКА ҺӘМ ГНОМНАР» 0+ Д.Сәмерханов инсценировкасы

Режиссер — Дамир Сәмерханов, Д.Сиразиев исемендәге премия лауреаты
Рәссам — Гөлнур Арсланова
Музыкаль бизәлеш — Дамир Сәмерханов, Дания Зарипова
Хореограф — Артем Емельянов
Ут буенча рәссам — Денис Иванов, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

 

КАТНАШАЛАР:

Белоснежка — Адилә Манасыпова

Принц — Ильдар Халиков

Көзге — Рифат Хафизов

Королева — Чулпан Бәдретдинова, Татарстан Республикасының атказанган артисты

Куян Стефан  — Нурлан Шаехов

Карга Кларетта  — Гүзәл Хамматуллина

Гномнар — Эльвира Хәйретдинова, Татарстан Республикасының атказанган артисты

Нәфис Гайфуллин

Илмир Кашапов

Илсинә Миннемуллина

Рания Җиһаншина

 

Моннан бик ерак әкияти бер король гаиләсендә ап – ак йөзле кыз бала туган. Йөзе генә түгел – чәчләре, тәне дә ап –ак булганга күрә аңа Белоснежка дип исем кушканнар. Король – әтисе кызын ялгызы гына үстергән. Ул аны бик-бик яраткан, ә корольнең үзен халкы бик хөрмәт иткән. Шулай итеп,  бу бәхетле ил булган. Кызы үсә төшкәч Король гаиләдә хатын-кыз тәрбиясе кирәклеген аңлаган һәм кабат өйләнгән. Яңа королева үтә чибәр, ләкин горур һәм тәккәбер икән. Моңа өстәп аны сихерче дип тә сөйләгәннәр. Көннәрдән бер көнне  Король ауга киткән җирдән әйләнеп кайтмаган.Әтисен бик озак эзләсә дә кызы аны тапмаган. Шулай ун ел үтеп тә киткән, Белоснежка сылу кыз булып җиткән. Алга таба аны ниләр көтә икән?..