«Сәхи(я)» драма 12+
Ф.Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» әсәре буенча
А.Хәбибуллина инсценировкасы
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды
Куючы режиссер — Александр Далматов
Рәссам — Сәлимә Әскәрова
Композитор — Миләүшә Хәйруллина
Хореограф — Илнур Гарифуллин
Катнашалар:
Сәхия — Миләүшә Шәяхмәтова
карт Сәхия — Эльвира Хәйретдинова, ТРның атказанган артисты
Локман, Адонис — Илназ Хисмәтуллин
Мәгъдәния — Зөлфирә Гәрәева
Зәйнәп әби — Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты
Раушания Галиуллина, ТРның атказанган артисты
Рәмзи — Нәфис Гайфуллин
Насыйбуллин — Хафиз Хамматуллин, ТРның халык артисты
Гөлзәрия — Алия Халикова
Тәлига — Чулпан Бәдретдинова, ТРның атказанган артисты
Оксана — Зилия Закирова
Женя (Гайнан) — Илдар Халиков
Сережа — Рөстәм Зиннуров
Җыештыручы — Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисты
Гармунчы — Рүзил Миннеханов
Массовка — Илдар Халиков, Рөстәм Зиннуров, Илмир Кашапов
Кем мин? Нинди мин? Үз асылыңны бер югалткач, ничек кире табарга? «Сәхи(я)» спектакле әлеге сорауларга җавап эзли.
Язучы Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестенә нигезләнгән драма (инсценировка авторы — Алсу Хәбибуллина) Сәхия язмышы аша бөтен бер чор – көчле хатын-кызлар язмышын чагылдыра.
1940нчы еллар. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшь Сәхия исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ул үз өстенә ир-ат җаваплылыгы алырга, көч белән эш итәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, кыска итеп киселгән чәч, ир-ат киеме, авыр эш… Сәхия сугыш белән таланган авыл таянырдай көчле егет «Сәхи»гә әйләнә. Ул үткән юл – Татарстан авылыннан Себер нефть вышкаларына кадәр – үз-үзеннән качу, эзләнү, бәргәләнү. Әмма мәхәббәт аны асылына кайтырга, үткәннәрнең йомгагын сүтәргә, күптән онытылган яраларны актарырга һәм иске нигездә яңа йорт салыр өчен туган нигезгә юл тотарга мәҗбүр итә.
«Сәхи(я)» – үз-үзең булу хокукының нинди авырлык белән бирелүен аңларга мәҗбүр итә торган спектакль.
