«Сәхи(я)» Ф.Яруллин әсәре буенча драма 12+

«Сәхи(я)»  драма 12+
Ф.Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» әсәре буенча

 А.Хәбибуллина инсценировкасы

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды

Куючы режиссер — Александр Далматов

Рәссам — Сәлимә Әскәрова

Композитор — Миләүшә Хәйруллина

Хореограф — Илнур Гарифуллин

Катнашалар:

Сәхия —  Миләүшә Шәяхмәтова

карт Сәхия — Эльвира Хәйретдинова, ТРның атказанган артисты

Локман, Адонис —  Илназ Хисмәтуллин

Мәгъдәния — Зөлфирә Гәрәева

Зәйнәп әби — Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты

Раушания Галиуллина, ТРның атказанган артисты

Рәмзи — Нәфис Гайфуллин

Насыйбуллин — Хафиз Хамматуллин, ТРның халык артисты

Гөлзәрия — Алия Халикова

Тәлига — Чулпан Бәдретдинова, ТРның атказанган артисты

Оксана — Зилия Закирова

Рания Җиһаншина

Женя (Гайнан) —  Илдар Халиков

Сережа — Рөстәм Зиннуров

Җыештыручы — Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисты

Гармунчы — Рүзил Миннеханов

Массовка —  Илдар Халиков, Рөстәм Зиннуров, Илмир Кашапов

Кем мин? Нинди мин? Үз асылыңны бер югалткач, ничек кире табарга? «Сәхи(я)» спектакле әлеге сорауларга җавап эзли.

Язучы Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестенә нигезләнгән драма (инсценировка авторы — Алсу Хәбибуллина) Сәхия язмышы аша бөтен бер чор – көчле хатын-кызлар язмышын чагылдыра.

1940нчы еллар. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшь Сәхия исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ул үз өстенә ир-ат җаваплылыгы алырга, көч белән эш итәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, кыска итеп киселгән чәч, ир-ат киеме, авыр эш… Сәхия сугыш белән таланган авыл таянырдай көчле егет «Сәхи»гә әйләнә. Ул үткән юл – Татарстан авылыннан Себер нефть вышкаларына кадәр – үз-үзеннән качу, эзләнү, бәргәләнү. Әмма мәхәббәт аны асылына кайтырга, үткәннәрнең йомгагын сүтәргә, күптән онытылган яраларны актарырга һәм иске нигездә яңа йорт салыр өчен туган нигезгә юл тотарга мәҗбүр итә.

«Сәхи(я)» – үз-үзең булу хокукының нинди авырлык белән бирелүен аңларга мәҗбүр итә торган спектакль.