“И, туган тел!” Г.Тукай әсәрләре буенча
лирика 6+
Рәзилә Муллина инсценировкасы
Инсценировка авторы — Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты
Режиссер — Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты
Хореограф — Илгизә Хәсәнова
Видеорежиссер — Рөстәм Хәкимҗанов
Катнашалар:
Хафиз Хамматуллин, ТРның халык артисты
Раушания Галиуллина, ТРның атказанган артисты
Динара Акматова, ТРның атказанган артисты
Тукай! Аның иҗаты ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый, ул мәңгелек! Халкыбызга көч –куәт, дәрт – дәрман биреп тора. Ул безгә татарлыгыбызны саклап калу өчен тарихтан бирелгән ядкәр. Балаларга багышланган әсәрләрендә ул җыр –моң, халык иҗаты аша милли хисләрне уятуны беренче урынга куя. Бала күңелендә милләтең өчен горурлык уяту, телнең матурлыгын аңлату максатыннан «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен сәхнәләштереп, Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарып милли моңны хәтерләренә сеңдерү – безнең максат.