Флорид Бүләков
“Сөясеңме, сөймисеңме…” 12+
трагикомедия 2 пәрдәдә
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында чыгарылды
Режиссер – Илсур Казакбаев
Рәссам – Альберт Нестеров, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Композитор – Илшат Яхин, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Хореограф – Ольга Даукаева
Ут кую буенча рәссам – Денис Иванов, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты
Катнашалар:
Карт – Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты
Карчык – Рәзилә Муллина, Татарстанның халык артисткасы, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премиясе лауреаты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты
Абдулла – Илдар Халиков
Фатыйма – Динара Акматова, “Тантана” театраль премиясе дипломанты
Кәҗә – Рөстәм Зиннуров, XVI Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты
Чебеш – Диләрә Кәримуллина
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар.Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән якты мизгелләр һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.
«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, — ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәтта, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәтен тапкан кешеләр бәхетле»