Илгиз Зәйниев “СИТСА ТУЙ”  моңсу комедия 12+

Илгиз Зәйниев

“СИТСА ТУЙ”  12+

моңсу комедия ике пәрдәдә

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер – Илгиз Зәйниев, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссам – Сергей Скоморохов, РФнең атказанган, ТРның халык рәссамы, Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Композитор – Эльмир Низамов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Ут кую буенча рәссам – Денис Иванов, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Җыр сүзләренең авторы – Резеда Гобәева

Спектакльгә көйләр “Tank studio” студиясендә яздырылды.

Тавыш режиссеры – Николай Болотнов.

Җырларны өйрәнүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен Эльмира Кәлимуллина һәм Илгиз Мөхетдиновка рәхмәтебезне белдерәбез.

  

Катнашалар:

Вәсилә – Рания  Җиһаншина

Илсур – Рөстәм Зиннуров,XVI Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты

Нияз – Илдар Халиков

Дилүс – Нәфис Гайфуллин

Гөлнара – Зөлфирә Гәрәева

Динә – Индира Фатхуллина (Гайфуллина)

Рәмилә – Диләрә Кәримуллина

Хәния – Илсинә Миннемуллина

Айвар – Илназ Хисмәтуллин

 

Өйләнешүләренә бер ел үтеп, “ситса туйлары” көнендә, юк кына сәбәпләр аркасында, аерылышыр хәлгә җиткән дүрт пар. Акчасызлык, тормыш куу китереп чыгарган игътибарсызлык, җаваплылыктан курку – шулмы мәхәббәтне үтерүче сәбәпләр? Әллә бу парларның мәхәббәте кайдадыр тирәндә пыскып ятамы әле? Бер карашка кызык, икенче яктан моңсу хәлләр аша үтеп, бу дүрт парның кайсылары гаиләләрен, мәхәббәтләрен саклап кала алыр? Ә кайсылары…