“Салкын Кын”
М. Башкиров трагедия 16+
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында чыгарылды
Режиссер – Сергей Потапов, Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты
Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты
Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Рольләрне башкаралар:
Салкын Кын — Илдар Халиков
Җаучы (Салкын Кынның атасы) — Илназ Хисмәтуллин
Айбикә (Салкын Кынның анасы) — Чулпан Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты
Куаныч (Салкын Кынның игезәге) — Язилә Гарипова
Дая (Салкын Кынның кендек әбисе) — Эльвира Хәйретдинова, Татарстанның атказанган артисты
Чәчәк — Зилия Закирова
Ырыс (Салкын Кынның аты) — Әхнәф Исрафилов, Татарстанның атказанган артисты
Зәрдөшт (гыйфрит) — Ильяс Закиров
Ильбарыс (хан) — Раушан Зиннуров
Агиш (яугир) — Руслан Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты
Яуш (яугир) — Рифат Хафизов
Багиш (яугир) — Нәфис Гайфуллин
Каган (Карзай, Чәчәкнең атасы) — Рөстәм Муллин, Татарстанның халык артисты
Барс — Рөстәм Зиннуров
Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!