«Американ» К.Тинчурин әсәре буенча комедия 12+

«Американ»
К.Тинчурин әсәре буенча
комедия 12+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды

Куючы режиссер — Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссам — Булат Ибраһимов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Костюмнар буенча рәссам — Наталия Степанова

Композитор — Камил Гатауллин

Хореограф — Илнур Гарифуллин

Ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров

Катнашалар:

Искәндәр — Илдар Халиков

Касыйм — Алмаз Гарапов

Бану (Апуш) — Зилия Закирова

Зәйнәп — Алия Халикова

Муса — Илмир Кашапов

Шәехмирза — Хафиз Хамматуллин, ТРның халык артисты

Габдуллаҗан — Илназ Хисмәтуллин

Сәлим — Рифат Хафизов, ТРның атказанган артисты

Насих Николаевич — Фоат Зарипов, ТРның халык артисты

Сәлимгәрәй — Рөстәм Зиннуров

Дилбәр — Эльза Кәримова

Мәйсәрә — Чулпан Бәдретдинова, ТРның атказанган артисты

Разия — Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты

Нурия — Алина Мансурова

“Американ” — Кәрим Тинчуринның бүгенге көндә дә бик актуаль пьесаларыннан берсе.  Тарихи кыйммәткә ия булган кулъязмаларны үзләштерергә теләгән яшь кеше бер бай даирәдә пәйда була, моның өчен ул үзен Америка галим-этнографы итеп күрсәтә һәм алдау һәм хәйлә белән бу хәзинәне кулга төшерергә тырыша. Үзләрен милли эшлеклеләр дип йөрүче, ә чынлыкта акча янчыгына хезмәт итүче кешеләрдән бу комедия оста итеп көлә.” Америкадан килгән татар галиме булып йөрүче студент аларның бөтен эчке дөньяларын, чын йөзләрен фаш итә. Алар шундый вакчыллар ки, юк –бар өчен дә үзара ызгышып –талашып яшиләр, хәтта ят кеше алдында да үзләрен тиешенчә тота алмыйлар. Милләтне алга җибәрәм, дип хыялланучыларның китаплары утынлыкта ята, үзләре  сатылырга да күп сорамый. Талашкан, бәхәсләшкән чакта аларга хас бөтен тискәре сыйфатлар бер-берсе тарафыннан әйтелә дә бетә.