Ә.Атнабаев «Ул кайтты» драма 12+

«Ул кайтты»

Ә.Атнабаев

драма 12+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер — Эдуард Шахов
Рәссам — Юлия Сираҗетдинова
Композитор — Йосыф Бикчәнтәев
Пластика буенча режиссер  — Алина МУстаева
Ут кую буенча рәссам —  Денис Иванов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

КАТНАШАЛАР:

Тимербулат —  Илдар Халиков

Хәмит —  Илназ Хисмәтуллин

Мәрзия — Динара Акматова, ТРның атказанган артисты

Сабирҗан —  Рифат Хафизов

Сәгыйдә — Индира Фатхуллина

Диляра Зиннурова

Саҗидә — Миләүшә Шәяхмәтова

Алия Халикова

Марат — Рөстәм Авзалов

Шәйхелислам — Илмир Кашапов

Азат Җиһаншин

Җиһания — Зөлфирә Гәрәева

Илсинә Миннемуллина

Рәвия — Аделя Манасыпова

Шәмсинур — Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты

Чулпан Бәдретдинова, ТРның атказанган артисты

 

Тимербулатның Бөек Ватан сугышына китүенә күп еллар үтте.
Сугыш күптән тәмам.
Уллары Марат ул киткәч туды, әтисе улын бер тапкыр да күрмәде.
Хатыны Мәрзия ун ел ирен көткән.
Өметен югалтып ул Хәмиткә кияүгә чыга, бер-бер артлы өч бала туа.
Хәмит белән Мәрзия Тимербулатның әнисе Шәмсинурны ялгыз калдырмыйлар, аны кайгыртып яшиләр.
Хәбәрсез югалып чит илләрдә рәхимсез әсирлек, авыр юл газапларын кичергән каһарманның кайтуы аның гаиләсе, авылдашлары өчен нинди тетрәндергеч вакыйгага әверелде?
Дәһшәтле сугыш нәтиҗәләре күпме язмышларны имгәтте, һәр гаиләгә, һәр кешегә кагылды!
Без ул сугышның рәхимсез сабакларын истә тотарга һәм киләчәк буыннарга сөйләргә тиеш.