Хөсәин Җәвит «Иблис» трагедия 12+

Хөсәин Җәвит

«Иблис»

трагедия 12+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында чыгарылды

Әзербәйҗанчадан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

Режиссер – Сергей Потапов,Саха (Якутия)  республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең  “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты

Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Пластика буенча режиссер – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең  “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты

Рольләрне башкаралар:

Иблис – Рөстәм Зиннуров

Иблиснең игезәге – Руслан Әхмәтҗанов

Карт Шәех – Рөстәм Муллин, ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Хавәр – Алия Жаркова

Гариф – Ильяс Закиров, «Тантана» театраль премиясе  лауреаты

Васыйф – Раушан Зиннуров

Рәйнә – Сөмбел Шәмсетдинова

Әмин – Хафиз Хамматуллин, ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

Яралы офицер – Ильмир Кашапов

Илхан – Рифат Хафизов

Беренче офицер

Беренче юлбасар – Илназ Хисмәтуллин

Икенче офицер

Икенче юлбасар – Нәфис Гайфуллин

Биючеләр – Индира Гайфуллина

Зөлфирә Шәмсетдинова

Диләрә Кәримуллина

 

Спектакльнең максаты   Иблискә дан җырлау түгел. Изгелек, яктылык- барыбер явызлыкны җиңәргә тиеш. Бу борынгы канун. Биредә кешедәге азгынлык, йомшак ихтыяр көче турында сүз бара. Ләкин адәм баласының тукталырга, күңеленнән Иблисне “этәреп чыгарырга” һәм яктылыкка таба борылырга һәрвакыт мөмкинлеге бар.