«Югалган вакыт турында әкият» Д.Сәмирханов инс. 0+

«Югалган вакыт турында әкият»  0+

Д.Сәмирханов инсценировкасы

Режиссер — Дамир Сәмерханов, Д.Сиразиев исемендәге премия лауреаты
Рәссам — Зилә Галимова
Музыкаль бизәлеш — Дамир Сәмерханов, Д.Сиразиев исемендәге премия лауреаты
Хореограф — Илгизә Хәсәнова

Катнашалар:

Кыш бабай — Илназ Хисмәтуллин

Кар кызы — Илсинә Миннемуллина

Петя — Илдар Халиков

Петяның әнисе — Чулпан Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты

Кыз — Зөлфирә Гәрәева

Кыз —  Гүзәл Хамматуллина

Малай — Нәфис Гайфуллин

Явыз сихерче —  Илмир Кашапов

Явыз хатын — Индира Фатхуллина

Явыз хатын —  Диләрә Зиннурова

Урам җыештыручы —  Раушания Галиуллина, Татарстанның атказанган артисты

 

Гади генә бер малай —  Петя Зубов  барлык эшләрен җиңел генә «соңыннан»га  калдыра да  көн саен кеше өчен иң кыйммәтле булган  вакытын югалта. Бу вакытны явыз сихерчеләр урлап, Петя һәм башка балаларны картларга әйләндерәләр. Хәзер “карт”  балалар алдында җитди бурыч тора: балачагыңны һәм шул ук кыйммәтле вакытыңны кайтарырга. Алар моның өчен нәрсә эшләргә тиеш?  Нәрсәләргә барырга  әзер? Ярдәм булачакмы?  Спектакльдә әкият яңа рәвешкә үзгәрә: вакыйгалар монда безнең көннәргә күчерелә, ә әкият геройларында яшь тамашачылар үзләрен һәм дусларын җиңел генә танып ала алачак! Безнең спектакль балаларны гади хакыйкатькә өйрәтә: тормышның һәр мизгеленең  кадерен белергә кирәк!