“Тычкан баласы маҗаралары” әкият 3+

“Тычкан баласы маҗаралары”

балалар өчен әкият 3+

Режиссер — Дамир Сәмерханов, Д.Сиразиев исемендәге премия лауреаты
Рәссам — Сергей Рябинин
Музыкаль бизәлеш — Дамир Сәмерханов, Д.Сиразиев исемендәге премия лауреаты
Ут куючы рәссам — Денис Иванов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты

КАТНАШАЛАР:

Тычкан баласы — Диләрә Кәримуллина

Песи баласы —  Рөстәм Зиннуров

Марина апа — Аделя Манасыпова

 

Спектакль кечкенә соры Тычкан баласы һәм искиткеч матур кызыл Мәче арасындагы дуслык турында. Алар Марина апакай өендә очраша. Кухня буфетына кереп оялаган Тычкан баласы үзенең чиелдавы белән йорт хуҗабикәсен тәмам җәфалап бетерә. Һәм көннәрдән бер көнне Марина апакай чакырылмаган кунакны үз йортыннан куып чыгару өчен зур матур кызыл Мәче алып кайта. Ләкин тынычлыкка өметләнү юкка була шул, Марина апакайның йорты цирк аренасына әверелә! Шулай да, төрле кызыклы  вакыйгалар аша үтеп, Тычкан баласы Мәче белән генә түгел, ә, ниһаять, йорт хуҗабикәсе Марина  апакай белән дә дуслаша.