«Сак — Сок» бәет 6+
Мәхәббәт һәм гаделлек турында бәет
Й.Миңнуллина
төрки халыкларның бәетләре буенча
Куючы режиссер — Илнур Гарифуллин
Автор — Йолдыз Миңнуллина
Композитор — Камил Гатауллин
Рәссам — Наталия Вильданова
Хореограф — Илнур Гарифуллин
Катнашалар:
Сак — Рөстәм Зиннуров
Сок — Илмир Кашапов
Әнкәй — Раушания Галиуллина, ТРның атказанган артисты
Зур тау кояшны каплап, караңгылык килде. Ул, яктылык калдыкларын йотып, бар учакларны сүндереп, кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керде. “ Бу гаделсезлек», — дип пышылдады караңгылык һәм кеше күңелендәге шатлык югалды. “ Гадел түгел», — дип пышылдады ул икенче тапкыр һәм кешенең күңеле төшенкелеккә бирелде. «Гаделлекне торгыз!»- дип пышылдады ул өченче тапкыр, һәм кешенең күзләре ачу белән тулды. Кешеләргә караңгылыкка каршы торуы чиксез авыр иде.
Ләкин караңгылык барып җитмәгән бер йорт булган әле. Бу йортта ике уллы бер гаилә яшәгән. Аларның учаклары якты яна, ә йортлары көлү һәм шатлык белән тулган . Алар беркайчан да караңгылык пышылдавын ишетмәгәннәр. Атасы, гаять зур тауны җимереп, кешеләргә кояшны кайтару өчен, юлга чыккан. Ул тау башына менеп, аны үткен сөңге белән ваткан. Ләкин тау башында аны эссе кояш көткән. Шуннан соң ул, ук-җәя алып килүне сорап, хәбәр җибәргән. Угыллары юлга кузгалганнарһәм беренче тапкыр караңгылык пышылдавын ишеткәннәр.
Бу — үсеп җитеп үз гамәлләрең өчен җаваплылык алу, сайлаган юлыңның нәтиҗәләре , саксыз үпкәләшеп якыннарыңнан аерылу һәм дөрес уйга килеп һәркем булдыра алырдай батырлык турындагы гыйбрәтле хикәя.

