«Шаян Гарәфи» Н.Гернет
курчак спектакле 0+
Куючы режиссер — Альберт Сәхәбетдинов
Рәссам — Гөлнур Арсланова
Пластика буенча балетмейстер — Гөлфәния Шәймәрданова
Катнашалар:
Аленка — Рания Хәлимова
Каз бәбкәсе, Керпе, Төлке — Рөстәм Зиннуров
«Спектакль дома» — “Өйдәге спектакль” социаль проекты кысаларында, безнең театр Н.Гернет пьесасы буенча куелган «Гусенок Дорофей» — «Шаян Гарәфи» (Р.Сәхәбетдинова тәрҗемәсендә) курчак спектаклен тәкъдим итә. Бу спектакльнең үзенчәлеге — аның мобиль булуы, ягъни теләсә кайсы бүлмәдә, балалар бакчасының музыка залында, фатирдагы гади бүлмәдә җиңел генә урнаштырып уйнарга мөмкин. Бу мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына өйгә чыкканда аеруча мөһим. Мавыктыргыч сюжет теләсә кайсы яшьтәге балалар өчен гади һәм аңлаешлы, ә персонажларның тамашачылар белән интерактив контактына нигезләнгән спектакль — уен формасы аларны әкият дөньясына чумдыра, вакыйгаларның тулы хокуклы катнашучысы итә. Тамаша геройлары белән бергә балалар хәйләкәр төлке тырнагына эләккән тыңламас каз бәбкәсен коткаралар. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны әйләнә-тирә дөньяга һәм җәмгыятькә җайлаштыру өчен уен аша аралашу күңелле дә, нәтиҗәле дә. Спектакль тамашачы теләге буенча татар яки рус телләрендә уйнала, гаиләдә карарга тәкъдим ителә, яшь критерие 0+. 35-40 минут бара.