«Карда каен җиләге» яңа ел хикәяте 6+

«Карда каен җиләге»

яңа ел хикәяте 6+

япон халык әкияте буенча 

 

Инсценировка авторы — Камил Гатауллин

Куючы режиссер — Камил Гатауллин

Композитор — Камил Гатауллин

Костюмнар буенча рәссам — Наталия Вильданова

Битлекләр буенча рәссам — Сергей Рябинин

Хореограф — Илнур Гарифуллин

Ут кую буенча рәссам  — Илшат Хуҗин

 

Катнашалар:

О-тие — Алия Халикова

О-Ханна — Диләрә Зиннурова

Ана — Динара Акматова, ТРның атказанган артисты

Бабай — Рөстәм Зиннуров

Кицуне — Зилия Закирова

Окаме — Аделә Пономарева

Миләүшә Шәяхмәтова

Тэнгу — Азат Җиһаншин

Хання — Рөстәм Авзалов

Кырыс кыш кайчак чиксез булып тоелган бер мәлдә, әгәр кешенең йөрәге яхшылык белән тулган булса,  хәтта кар астында да кечкенә могҗиза  чәчәк атарга мөмкин.
«Карда каен җиләге» спектакле ихласлык, яктылык һәм мәрхәмәтлелекнең иң авыр сынауларны җиңәргә  ярдәм итүе турында күңелгә үтеп керердәй риваять сөйли.
Безнең спектакль-чын яхшылыкның җиңелмәс булуы турындагы шигъри гыйбрәтле хикәя ул. Әгәр йөрәктә яктылык яшәсә, һичшиксез туачак һәм булачак могҗизага тын гына  ышаныч бирә.  «Карда каен җиләге» — барлык яшьтәге тамашачылар өчен йомшаклыкның көче, кеше күңеленең матурлыгы һәм хәтта иң карлы көндә дә җиләкнең чәчәк атарга мөмкин булуы  турындагы яңа ел  хикәяте.