З.Хәким «Үчле кешеләр» комедия 16+

 «Үчле кешеләр»

Зөлфәт Хәким

комедия 16+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды

Куючы режиссер — Илдар Хәйруллин, РФның атказанган артисты
Рәссам — Сергей Рябинин
Композитор — Юрий Чаплин, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Хореограф — Илгизә Хәсәнова

Катнашалар:

Нәкыйп — Илмир Кашапов

Фәслах — Хафиз Хамматуллин, ТРның халык артисты

Ришат — Илназ Хисмәтуллин

Сүрәя — Илсинә Миннемуллина

Гатуп — Рөстәм Зиннуров

Хезмәтче — Зөлфирә Гәрәева

 

Бу мәңгелек темалар -мәхәббәт, хыянәт  турындагы тарих. Без беренче мәхәббәткә  сакчыл булырга һәм тормышның теләсә нинди авырлыкларында, борылышларында да тугрылыкны сакларга тиеш. Күңелеңдә ачу сакламаска, гадел булырга, якыннарың белән чиста аралашу һәм сөйләшү өчен ачык булырга кирәк. Спектакль яхшылыкка өндәү кебек яңгырый.
Кемнән башланды соң? Егете Нәкыйпне Армиядән көтмичә кияүгә чыккан Сүрәядәнме? Авылның чибәре Сүрәяне үзенә караткан спортсмен да, түрә дә, шактый бай да егет Ришаттанмы? Бүгенге бетеп барган авылда мал врачы булып эшләргә кирәге калмаган Фәсләхтәнме? Милицияне полициягә әйләндергәч дөньяга бер ышанычы да калмаган участковый Гатуптанмы? Әллә инде сөйгәне көтмәгәнгә бар җиһанга ачулы самими егет Нәкыйптәнме? Бер ачу икенче ачуга китерә: берәүгә акча кирәк, икенчегә – дөреслек, өченчегә – дан –дәрәҗә. Инде күңелдә яхшылыкка урын калмый…Тукталыйк! Йөрәктә иман нурына әле урын бар – уйларны аралыйк, яктылыкка чыгыйк! Өмет бар…