ЗУР ЮГАЛТУ

Татар җәмәгатьчелеге тирән югалту кичерә. 73 яшендә драматург, язучы Эсфир Яһудин вафат булды.

1999 елда Минзәлә театрында Эсфир Яһудинның “Ашыгасың, Сафа!” музыкаль комедиясен автор үзе сәхнәгә куйды һәм ул озак еллар дәвамында тамашачының яраткан спектакле булып калды. 2017 елда Э.Яһудинның “Бер яшәп калыйк әле” музыкаль комедиясен режиссер Дамир Сәмерханов, шулай ук, уңышлы сәхнәләштерде. Эсфир абый яңа әсәрләрен җибәреп һәрчак Минзәлә театры белән элемтәдә торды.

Театр коллективы Эсфир абыйның улының, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.