Зур сынау

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Казандагы өч көнлек гастрольләре зур уңыш белән узды. 15 февральдә  Казанның № 2 гимназиясендә Ильяс Закировның “Онытмаска иде үткәнне” әдәби – драматик хатирәсе; 16 февральдә  Камал театры бинасында Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” мелодрамасы; 17 февральдә  Камал театры бинасында Илгиз Зәйниевның “Ситса туй” моңсу комедиясе күрсәтелде. Спектакльләргә килүчеләр арасында мәртәбәле кунаклар : Зеленодольск муниципаль районы башлыгы һәм Зеленодольск шәһәре мэры М.П.Афанасьев, бюджет, налог һәм финанслар буенча Госсовет рәисе урынбасары К.А.Нугаев, “Татлизинг” ДУП генераль диреторы И.Ф.Хафизов, якташлар  М.Х.Фаттахов һәм Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.М.Фаттахов бар иде. Заллар шыгрым тулы булып, тамашачы спектакльләрне бер тында карады, артистларны алкышларга күмде. Башкалабыз Казанда, өстәвенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында имтихан тоту зур җаваплылык һәм зур сынау. Минзәлә театры коллективы үзенең данлы исемен янәдән аклады, алга таба да иҗади үсеш, уңышлар насыйп булсын!

                                                  Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире