Зур гастрольләр

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өч көнлек ерак гастрольләрдән кайтты. Буа дәүләт драма театры белән алмаш гастрольләр – алар бездә уйнап киткәннәр иде иде. Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясен бик яратып кабул итте буалылар. Алга таба театрыбызга нигез салучы Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның туган ягы – Кама Тамагына юл тоттык. Район үзәгендә балалар өчен И.Закировның “Ирек һәм читлек” әсәрен уйнап, кичке якта Өметбаевның туган авылы – Олы Кариледә “Сөясеңме, сөймисеңмен…”не халыкка бүләк буларак бушка күрсәттек. Авыл клубы Сабир Өметбаев исемен йөртә, аңа багышлап зур стенд эшләнгән, узган ел Минзәлә театры бирегә Өметбаевның бюстын бүләк иткән иде. Бу зур эшләрдә башлап йөрүчә клуб мөдире Илсур абый Кәримуллин белән кабат күрешүгә шат булдык.” Гастрольләрнең максаты да Сабир Өметбаевның туган көне уңаеннан, ул 15 октябрьдә, традиция буенча, аның туган ягында очрашу иде”, диде театр директоры Илнур Гайниев. Көнендә исә Минзәләдә, шулай ук 20 елга якын дәвердә традициягә кергән С.Өметбаев Кубогына шахмат ярышлары уза, бөек шәхеснең театр каршындагы паркта урнашкан бюстына артистларыбыз чәчәкләр сала.  Өченче ноктабыз Биектау районы иде,  анда да еш барылмый, матур, җылы каршы алып озатып калдылар.

                                                         Нурсибә Адиева,

                                                         театрның әдәби бүлеге мөдире