Зур бәйрәм

 

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры быел унсигезенче тапкыр үзенең оештыручысы, беренче директоры һәм режиссеры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге  Кубокка шахмат ярышлары үткәрде. Ярышлар түгәрәк дата – С.Өметбаевның тууына 115 ел тулуга багышланган иде.

Ике Халыкара гроссмейстер – Казаннан Илдар Низамов, Яр Чаллыдан Камил Кичубаев катнашу, уенга 83 кеше язылган иде 75е уйнады; аларның Минзәлә, Яр Чаллы,  Алабуга,  Әлмәт шәһәрләреннән, Җәлил, Урыссу поселокларыннан, Актаныштан җыелулары, 7 яшьтән алып 82 яшькәчәләр катнашу үзе зур казаныш. Минзәләдә 4 октябрьдә тантаналы төстә ачылган Шахмат клубында, заманча җиһазланган балалар иҗат йортында көне буена зур бәйрәм барды.

Тантаналы өлешне Шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев алып барды. Кунакларны Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Татарстан Республикасының халык артисткасы Рәзилә Муллина, театрның баш режиссеры Булат Бәдриев, театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева сәламләде.

Гомуми зачет” та I урынны һәм С.Өметбаев исемендәге Кубокны Казаннан килгән зур профессионал – Илдар Низамов алды

II урында Яр Чаллыдан Камил Кичубаев

III урында Яр Чаллыдан Рамил Хөснуллин;

Шунысын әйтергә кирәк, Камил Кичубаев Минзәлә театрының атаклы артистлары Рәбига һәм Мөхит Кичубаевлар нәселеннән.

“Ветераннар” категориясендә җиңүче Җәлил поселогыннан Геннадий Зыков;

“Хатын –кызлар” зачетында Җәлил поселогыннан Илона Литфуллина бердәнбер җиңүче (Геннадий Зыковның оныгы булып чыкты бу акыллы кыз бала);

“2010 -2011елгылар”арасында I урында үзебезнең Алик Атласов

II урында-  Актаныштан Азалия Безик

III урында- Актаныштан Регина Бакирова

“2012 -2013елгылар”арасында I урында Әлмәттән Эрик Карамов

II урында- Яр Чаллыдан Александр Шипунов

III урында- Урыссу поселогыннан Бәхтияр Фатыйхов

“2014елгы һәм кечерәк”ләр арасында I урында Алабугадан Артем Баров

II урында-  Минзәләдән Даниил Чуркин

III урында- Алабугадан Марсель Вәлиханов

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Минзәлә Шахмат клубы җитәкчесе Азат Тимерханович Шагалиевка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!