«ЗазерКамье» да катнаштык

28 октябрьдә Алабуга Мәдәният сарае сәхнәсендә «ЗазерКамье» I ачык театр сәнгате фестивале кысаларында И.Зәйниевнең  “Ситса туй” комедиясе белән чыгыш ясадык.

Әлеге фестивальдә шулай ук Мәскәү шәһәреннән “М – Арт” , Яр Чаллы драма театры , Әтнә , Бөгелмә  театрлары, Яр Чаллыдан “Мастеровые” театры катнашты.

Минзәлә театры труппасында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен төрле елларда тәмамлаган 25 артист эшли. Остазлары, әлбәттә, укучыларының иҗат юлы белән кызыксынып тора. Шуңа күрә биредә алар аеруча дулкынлану белән уйнадылар. Тамашачы залны тутырып килгән иде, алкышлар, чәчәкләр күп булды.

                                                        Нурсибә Адиева,

                                                    театрның әдәби бүлеге мөдире