«Сәхнә арты серләре» 6+

Театрга без артистларны төрле образларда күрергә теге яки бу спектакльне карарга киләбез. Биредә хис-кичерешләргә күмеләбез, күренешләр алмашынуын күзәтәбез һәм  артистлар белән бергә бу тарихта яшибез. Тик театрда тагын бер серле дөнья — сәхнә арты бар! Ниләр бар анда?
Спектакльне сәхнәдә күргәнче, цехларда зур эш алып барыла. Бу-костюм, реквизит, декорация, яктылык , тавыш,  грим цехлары. Һәр белгеч үз эшен яхшы белә һәм спектакль югары сыйфатлы  булсын өчен барысын да эшли. Театрның үз музее бар, анда коллективның иҗат юлы турында күпъеллык тарих саклана.
Боларның барысын да сез театрның «Сәхнә арты серләре» дип аталган экскурсиясендә күрә аласыз.