Юбилеегыз белән котлыйбыз!

4 февральда Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Зарипов Фоат Фәхретдин  улының юбилее.

Кадерле Фоат Фәхретдин  улы , Сезне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән 70 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.  Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма