Юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменннән Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевне олуг юбилее уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз!  Саулык – сәламәтлек, күңел көрлеге, бәрәкәтле тормыш телибез!

2015 елда театрны 75 еллыгы белән котлау хатында М.Ш.Шәймиев : “ Минзәлә театры минем күңелемә аеруча якын һәм кадерле. Чөнки театр сәнгате дигән тылсымлы дөньяны миңа нәкъ менә сезнең театр ачты. Балачакның иң көчле хатирәләреннән берсе –авылыбызга Минзәлә театры килү, беренче тапкыр спектакль карау. Сез беләсез, язмыш безне Минзәләнең үзенә үк китерде, анда яшәгән биш ел дәверендә театрның күп кенә матур тамашаларын күрергә насыйп булды” –дип язды.

Фотода 1999 елның 4 июне. Озакка сузылган реконструкция эшләрен  М.Ш.Шәймиев шәхси контроленә алды һәм  Минзәлә театры бинасын ачу тантанасында катнашты.