Юбилеегыз белән!

1 марта Татарстанның халык  артисты Нигъмәтуллина Венера Фәйзеләхәт кызының юбилее.

Кадерле  Венера Фәйзеләхәт кызы, Сезне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән 75 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!