Җылы очрашу

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә “Төрле елларда укып чыккан студентларыбыз” проекты кысаларында И.Закировның “Онытмаска иде үткәнне” әсәре белән чыгыш ясады. Спектакльдән соң студентлар белән җылы очрашу узды. Минзәлә театрында 30 артист эшли, шуларның 19ы Алабуга көллиятен тәмамлаучылар. Әлбәттә, аларның күбесе алга таба читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтында укыдылар, ләкин Алабуга биргән башлангыч белем төпле һәм онытылмаслык.

Очрашуда Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев, Алабуга көллияте директоры  Альфира Акберова чыгыш ясадылар. Бүгенге көн студентлары бер- бер артлы сораулар яудырды. Театрның баш режиссеры Булат Бәдриев һәм бер төркем артистларыбыз алар белән  җанлы аралашып, озак кына сөйләштеләр, каралган спектакль хакында фикерләр, сораулар булды. Бер яктан, яшь, урта, өлкән буын артистларыбыз өчен  Алабуга көллияте турында хатирәләрне яңарту булса, икенче яктан, студентлар өчен алдагы тормыш юлына планнар кору өчен файдалы, үтемле очрашу булды. Көллият җитәкчелегенә, укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, кабат күрешергә язсын!

                                                                                        Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире