Җылы очрашу

Бүген театрга танылган драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов килеп үзенең “Буйдаклар”- “Язмыш туе” (бер әсәрнең ике исеме) музыкаль комедиясен укыды. Данил абый Минзәлә театры өчен бик якын кеше. Биредә төрле елларда аның “Микулай дәдәйнең бөер ташы” (1992), “Хатын түгел – аждаһа” (1994), “Өзелгән йөзем” (2005), “Уч төбендә өч егет” (2008) әсәрләре сәхнәләштерелеп, зур уңыш белән барды. Д.Салиховның пьесалары халыкчан булу белән, милли рухта язылу белән аерылып тора, диалоглары тезелеп, бәйләнеп тора. Әлеге әсәрне дә труппа яхшы кабул итте, фикерләр белән уртаклашу дустанә атмосферада узды.

                                                                        Нурсибә Адиева,

                                                            театрның әдәби бүлеге мөдире