“Җылак” нәфис фильмында – Минзәлә театры артисты

Камал театры артисты, күренекле шәхес, Рәсәйнең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның тормыш һәм иҗат юлы, татарның бөек улының уйланулары, милләт язмышы турындагы фикерләрен чагылдырган “Җылак” нәфис фильмы ябык ишекләр артында маахсус чакырылган кунакларга күрсәтелде. Фильмның режиссеры – Алмаз Нургалиев . Әзһәр Шакировның әтисе ролен безнең театрдан Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов бик уңышлы башкарды. Минзәлә театрының башка артистлары да эпизодларда төште.

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире