Ятим балалар өчен хәйрия чарасы узды

16 августта Минзәлә дәүләт драма театры  «Полянка» лагерында ял итүче ятим һәм ата- ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен хәйрия чарасы уздырды. Балалар театр музееында кунак булдылар һәм И.Закриовның  «Ирек һәм читлек» спектаклен карап үттеләр.