Ярославльдә очрашулар

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Ярославль шәһәрендә узган “РОЗОВФЕСТ” Бөтенроссия театраль фестивале тарихында беренче тапкыр Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза” спектаклен татар телендә уйнады.

Фестиваль ачылган көнне танылган драматург Виктор Розоф исемен йөрткән әлеге театрда аның улы – режиссер, педагог, фестивальнең  Президенты Сергей Викторович Розов (Мәскәү) белән кызыклы иҗади очрашуда булдык.

Ярославльнең иң зур горурлыгының берсе – Федор Волков оештырган һәм бүгенге көндә аның исемен йөрткән Россиядәге иң беренче профессиональ театрны күрми китү һич ярамый иде. Ул 1750 елда шәһәр үзәгендә төзелгән. Купец улы булган Ф.Волков театраль эшчәнлеген абый-энеләре, дуслары белән унсигезенче гасыр уртасында кечкенә амбарда башлап җибәрә. Соңрак ул труппаның драматургы,режиссеры , актеры , рәссамы да, эшмәкәрлек хезмәтен алып баручысы да була. Безнең театр коллективы өчен бина буйлап экскурсия уздырылды. Тагын да кызыклы бер факт – бүгенге көндә Ф.Волков исемендәге Ярославль дәүләт Академия театрының директоры татар кешесе – Айрат Рәшит улы Төхвәтуллин. Ул безнең белән очрашырга вакыт тапты, директорыбыз Илнур Гайниев аңа истәлекле бүләкләр тапшырды. Биредә Россиядә шактый мәртәбәле булган Халыкара Волков фестивале , “Россиянең театраль киләчәге” дигән фестивальләр уза. Гомумән, мондый тарихи да, заманча да булган Волков театры зур тәэсирләр калдырды.

“Нур” Ярославль өлкәсе Төбәк татар иҗтимагый оешма шурасы рәисе Ясәви Таһир улы Хаҗипов белән театр директоры Илнур Гайниев алдан ук коллектив белән очрашу үткәрү хакында сөйләшкәннәр иде. Биредә безне көтеп зар булган милләттәшләребез каршы алды. Хәтта бик якын якташ – тумышы белән Актаныш районы Аеш авылыннан булган Гөлназ ханым белән дә таныштык. Алар шулкадәр эмоцияләр белән, хисләнеп,ашыга –ашыга, берсе- берсенә өстәп сөйләп,  өстәл  әйләнә чәй таратып, һәрберебезнең исемен сорашып, дулкынланып, бераз күз дә чылатып алып безне таң калдырдылар. Чит җирдә милләттәшең белән күрешү гел икенче хисләр уята шул.

Шәһәрдәге күпсанлы тарихи урыннарны өч көндә генә карап бетерерлек түгел, шуңа күрә, Ярославльгә тагын барырга язсын дигән теләктә Минзәлә театры кайтыр юлга кузгалды.

 

Нурсибә Адиева,

                                                             театрның әдәби бүлеге мөдире