Яңа спектакль өстендә эш

Минзәлә театрында Р.Сабырның «Син генә җитмәгән идең» әсәре буенча спектакль чыгару өстендә эш бара, режиссеры Б. Бадриев. 5 апрельдә драматург Равил Сабыр театрга килде һәм репетицияне карады. Ә репетициядән соң артистлар белән әңгәмә барышында спектакль буенча сораулар һәм фикерләр яңгырады.